Әлмәт районы башлыгы хәрби хезмәткәрнең гаиләсен кызлары туу белән котлады
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов махсус хәрби операциядә катнашучының хатынын кызлары тууы белән котлады. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Әлмәт таңнары».
Гаиләдә чын мәгънәсендә икеләтә бәйрәм – кызлары тууы һәм әтинең ялга кайтуы. Тимур Нагуманов бу вакыйганың гаилә тормышында онытылмаслык мизгел булуын билгеләп үтте һәм балага нык сәламәтлек, ә әти – әнисенә бәхет һәм иминлек теләде, диелә хәбәрдә.