Татарстанда яшәүче йөздән артык бала Кырымга «Сәләт — Җилкән» сменасына китте
Бүген Кара диңгез ярына «Сәләт — Җилкән» профильле сменасы китте. Смена Кырымның «Сәләт — Ак Барс» яшьләр үзәге базасында узачак. Биредә 12-18 яшьлек 120дән артык бала катнаша, шуларның 100гә якыны Татарстаннан бара.
Сменаның бай программасы алты юнәлешкә бүленә: фотоэш, рәсем сәнгате, спорт, бию, дизайн һәм интеллектуаль үсешнең зур блогы. Ял ике атна дәвам итәчәк.
Мәгариф өлеше ике циклны үз эченә ала һәм балаларга үз көчләрен дүрт төрле юнәлештә сынап карарга мөмкинлек бирәчәк. Эшчәнлек өлкәсен бала үзе сайлый ала.
Дәресләрдән тыш, сменада катнашучыларга берничә мәдәни-массакүләм чара була. Алар уеннар, квестлар, мастер-класслар һәм кичке чаралар формасында була һәм катнашучыларга үз осталыкларын һәм талантларын ачуда ярдәм итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, үзәкнең беренче сменасы «Сәләт — Дәрт» дип аталды һәм ул 10 июньдә башланды. Анда Татарстан, Кырым һәм Севастополь, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Төмән һәм Ульяновск шәһәрләреннән 161 яшүсмер катнашты.