Мәскәү Сабан туенда Билбау көрәшендә 15 илдән йөздән артык спортчы катнашачак
1 июльдә Мәскәү Сабан туенда Билбау көрәше буенча дөнья кубогы финалы узачак. Ярышларда дөньяның 15 иленнән йөздән артык спортчы катнашачак. Бөтендөнья татар конгрессы сайты шул турыда хәбәр итә.
Ярышларның алдан әзерлек этабы «Янтарь» спорт комплексында узачак, ә финал уеннары һәм тантаналы чаралар Мәскәү Сабан туе мәйданчыгында була.
Ярышларның финал өлешендә ике команданың: дөньяның символик җыелма командасы һәм Россия җыелма командасының очрашуы планлаштырыла. Ярышларда 60 килограммнан алып абсолют категориягә кадәрге авырлык категорияләрендә барлыгы 11 комплект бүләк уйнатылачак.
Көрәш буенча дөнья кубогы катнашучылары арасында Көрәш буенча дөнья чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары, шулай ук Олимпия уеннары һәм спорт көрәше буенча дөнья чемпионаты призерлары бар. Көрәшның иң титуллы көрәшчеләренең берсе, күп тапкыр Россия һәм дөнья чемпионы, 200 килограммнан артык авырлыктагы, Мәскәү шәһәре вәкиле Сергей Павликның да катнашуы көтелә.