Уфада «Евразия йөрәге»ндә милли костюмнар белән яңа рекорд куелды
Быел Россия һәм Беларусь төбәкләренең Х форумы кысаларында уза торган «Евразия йөрәге» халыкара сәнгать фестиваленең икенче көне зур вакыйга белән билгеләп үтелде. «Башинформ» хәбәр итүенчә, Уфада милли костюмнар киеп, кулга-кул тотынышып әйләнү буенча рекорд куелган.
Хоровод формасы – түгәрәк эчендә түгәрәк. Рекордның исеме – «Дөньяның милли киемнәрендә түгәрәктәге иң массакүләм хоровод түгәрәге». Рекордны Россия рекордлары китабына нигез салучы һәм баш мөхәррире, философия фәннәре кандидаты Станислав Коненко теркәгән, проект экспертлары катнашучыларны игътибар белән күзәткән.
Соңрак билгеле булганча, кулга-кул тотынышып әйләнүдә катнашучылар саны 2834 кеше тәшкил иткән.
Рекорд кую өчен Башкортстанның барлык 54 районы һәм 9 шәһәре вәкилләре килгән. Шулай ук форумга Беларусь төбәкләреннән Брест өлкәсе, Витебск өлкәсе, Гомель өлкәсе, Минск өлкәсе, Могилев өлкәсе, Минск шәһәре һәм Россия төбәкләреннән Иркутск өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Саха(Якутия) Республикасы кунаклары кушылган. 150дән артык кеше Башкортстан Республикасы халыклары Ассамблеясын тәкъдим итте.
Хореограф – Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Родионов, ул командасы белән 20дән артык түгәрәк төзегән. Барлык катнашучылар да зур флешмоб оештырган. Аның өчен башкорт, белорус, татар, чуваш, мордва, удмурт, мари халык көйләре яңгыраган.