Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Корбан гаете белән котлады
Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Корбан гаете белән котлады. Котлау тексты конгресс сайтында чыкты.
«Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дин кардәшләр! Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне ихлас күңелдән олы бәйрәмебез – Корбан гаете белән котлыйм.
Бу мөбарәк бәйрәм көннәрендә үпкә саклап йөргән кешеләребезне гафу итеп, мөселман кардәшләребезгә корбан ите таратып, изге бәйрәмебезне туганнар белән бергәләшеп каршыласак иде.
Барыбызга да Аллаһы Тәгалә ныклы сәламәтлек, күңел сафлыгы, җан тынычлыгы, бәхетле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен.
Гасырлар буена сакланып килгән гореф-гадәтләребез, милли үзаң һәм мәдәни мирасыбыз Ислам дине белән тыгыз бәйләнештә яши. Алга таба да милләтебезнең якты киләчәге өчен бергәләшеп, уртак матур гамәлләр кылып, уңышларыбызга сөенеп, күтәренке рух белән яшәргә язсын», диелә текстта.