Игорь Комаров Корбан гаете белән котлады
Россия Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Корбан гаете белән котлады. «Мөселманнарының зур бәйрәме – Корбан бәйрәме белән котлыйм. Ул чын гомумкешелек кыйммәтләрен – ярату, шәфкатьлелек, гаделлек һәм якыннарны кайгыртуны чагылдыра. Корбан бәйрәме Идел буе федераль округы төбәкләрендә яшәүчеләрне берләштерүгә, халкыбызның рухи байлыгын арттыруга, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга, стабильлекне саклауга хезмәт итә дип ышанам.
Сезгә сәламәтлек, бәхет телим. Бу бәйрәмнең рухы дин тотучыларга шатлык китерсен», диелә котлауда.