Чүпрәледә Яңа Чәке авылы халкы мәчетле булачак
Чүпрәле районының Яңа Чәке авылында мәчет булдыру турында берничә елдан бирле сүз алып барыла. Быел әлеге эшкә нигез салынды, дип яза «Туган як» газетасы.
Булачак мәчеткә бина өчен шушы авылда туып, үскән, бүгенге көндә Иске Чүпрәледә гомер кичерүче Илдар Шәрәфетдиновлар йорты сайлап алынган. Чөнки элекке елларда ук, шушы йортта, авыл картлары җыелышып, намазлар укыган, дога кылганнар. Бүгенге көндә Илдарның әти-әнисе инде мәрхүм, йорт буш тора. Авыл картлары җыелышып, аны мәчет итеп үзгәртергә ният кылганнар, диелә хәбәрдә.
Халык, иганәчеләр ярдәме белән биредә төзекләндерү эшләре алып барылган. Шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллинга да шушы көннәрдә авылның бертөркем актив кешеләре кабул итүгә килеп киңәшләшкән һәм хуплау алган. Ринат Гайзатуллин үзе дә шәхсән әлеге изге эшкә матди ярдәм тапшырган.
Бинаның бүгенге көндә манарасы урнаштырылган. Ә 28 июньдә — Корбан Гаете көнне манарага ай кую тантанасы узачак.
Шушы көннәрдә биредә район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов катнашында киңәшмә узды. Очрашу барышында бинаны төзекләндереп бетерү һәм мәчет итеп теркәү эшләрен төгәлләү мәсьәләләре каралды, диелә хәбәрдә.