Алабуга районы Морт авылы ял паркында Халыкара олимпия көненә багышланган чара үткәрелде
23 июньдә, Алабуга районының Морт авылының ял паркында, Халыкара олимпия көненә багышлап, балалар өчен уеннар үткәргәннәр. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.
Уенны Морт мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган. Чараны Олимпия уеннарының барлыкка килү тарихы белән таныштырудан башлап җибәргәннәр. Соңыннан балалар өчен төрле уеннар, рәсем конкурслары оештырылган, диелә хәбәрдә.