Медиа: Русия армиясе генералы Суровикин Пригожинның фетнә ниятен белгән
Шулай ук Русиянең башка берничә генералы да илдәге хәрби җитәкчелекне көч кулланып алыштыруны хуплаган булырга мөмкин, дип хәбәр иткән Америка рәсми затлары. Алар әйтүенчә, хакимияттәге башка затлар да үзенә ярдәмгә киләчәген белмәгән булса, Пригожин фетнә куптармас иде.