Казанда яңа мәчет ачылды, ул Утыз Имәни исемен йөртәчәк
"Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң" мәчете Казандагы иң зур мәчетләрнең берсе санала: дин йорты 1100 кешене сыйдыра ала, ике катлы. Төзелеш 2018 елда башланган. Бүген мәчеттә Корбан бәйрәме уңаеннан беренче тапкыр намаз укылган.