Чаллыда җиңел машина белән кроссовер бәрелешкән, ике кеше зыян күргән
Кичә Чаллыда юл-транспорт һәлакәте булган, ике кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.
Шаһитлар юл-транспорт һәлакәтенең кичә иртән БСИ районында булганлыгын әйтте. Hyundai Solaris машинасы Chery Tiggo кроссоверы белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәтендә шофер һәм пассажир зыян күргән, аларны ашыгыч ярдәм машинасында алып киткәннәр.