Зәй китапханәчеләре «Ачык һавада яшьләр китап укый» акциясе оештырды
Зәйдә Яшьләр көне уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре «Ачык һавада яшьләр китап укый» акциясен үткәрде. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» газетасы яза.
Таҗетдин Ялчыгол исемендәге скверда узып баручылар үзләре кызыксынган әдәбият һәм вакытлы матбугат басмалары белән таныша алды. Китаплар, якты журналлар күпләрнең игътибарын җәлеп итте.
«Кайбер балалар, эскәмиядә утырып, кулларына журнал алып, андагы язмалар белән таныштылар. Яшьләр, өлкәннәр белән уздырылучы мондый акцияләр аларны китап укуга тартуга юнәлдерелгән», – диде китапханәче Зөлфия Гыйльманова.