Түбән Кама хәзрәте дин тотучыларны Кәгъбә яныннан Корбан гаете бәйрәме белән котлады
Корбан гаете бәйрәме уңаеннан Түбән Каманың «Җәмигъ» мәчетендә җыелган мөселманнарны имам-мөхтәсиб урынбасары Булат хәзрәт Багаутдинов сәламләде. Үзенең бәйрәм вәгазендә ул дин кардәшләрен игелекле эшләр башкарырга чакырды.
Түбән Кама һәм Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов шәһәр халкын Кәгъбә диварлары янында котлады. Ул хәзерге вакытта хаҗ кыла.
Бәйрәм намазын укыр алдыннан мөселманнарга ТР Түбән Кама районы башлыгы һәм Түбән Кама мэры Рамил Муллин мөрәҗәгать итте. Ул мөселманнарны бәйрәм белән котлады һәм үзара аңлашу, мәхәббәт, тынычлык һәм иминлек теләде.
Бәйрәм намазын укыганнан соң корбан чалу вакыты җитте. Махсус җиһазландырылган урында корбан чалу оештырылды.
Ислам йолалары буенча, корбан итенең өчтән бер өлешен мохтаҗларга бирергә кирәк. Моның өчен мәчет зур суыткычлы кабул итү пункты оештыра. Ел саен Түбән Кама халкы бер ярым тонна ит җыя, аннары аны адреслы ярдәм буенча мохтаҗларга тапшыра.
Бәйрәм «Гаилә» паркында дәвам итте. Анда балалар чыгышлары, бәйрәм сәүдәсе, мастер-класслар, конкурслар һәм викториналар оештырылды. Катнашучылар бүләкләр алды.
Корбан бәйрәмен мөселманнар өч көн билгеләп үтәләр. Традиция буенча алар бер-берсенә игелек, тынычлык һәм иминлек теләп кунакка йөри.