«Алабугада җәйге кичләр» фестивале турында сөйләделәр
29 июньнән 2 июльгә кадәр Алабугада ачык һавада «Алабугада җәйге кичләр» фестивале узачак. Алабуга музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко алабугалылар һәм классик музыка сөючеләргә әзерләнгән сюрпризлар турында сөйләде. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.
«Фестивальдә катнашучылар ел саен алышынып тора. Быел аны ачу тантанасында Татарстан Республикасының Александр Сладковский идарәсендәге Дәүләт академия симфония оркестры чыгыш ясый. Чараның махсус кунагы — РФ халык артисты, Щукин исемендәге театр училищесы ректоры Евгений Князев.
Әлбәттә, программада пианистлар чыгышы күп (алар арасында Варвара Мягкова, аның моңа кадәр дә килгәне бар), гобойда — Алексей Балашов, танылган скрипач — Павел Милюков һәм күп санда фольклор коллективлар, шул исәптән Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан. Шулай ук классика оркестрлары. Бер төркем 50 кешене берләштерә — бу музыкантларга 12 яшьтән 18 яшькәчә. Алар Мәскәүнең Гнесиннар исемендәге музыка мәктәбендә укый, оркестрлары «Гнесин виртуозлары» дип атала да.
«ТР камера оркестрын, Игорь Лерман оркестрын ишетүе дә куаныч, кичләрен көн саен диярлек сәхнәдә рус шагыйре, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, мәсәлче, режиссер, актер Влад Маленко булачак. Джаз антрактларында — Мәскәү сәхнәләрендә танылган «Horizons» коллективы, Екатеринбургтан джаз төркеме һәм Казанның рок музыкантлары төркеме», — диде Гөлзада Руденко.
Фестивальнең төп кунагы — Эмир Кустурица. Ул «Алабугада җәйге кичләр»гә 1993 елда Белградта оешкан «The No Smoking Orchestra» серб гараж рок төркемен алып килә. Танылган режиссер бу коллективта гитарачы сыйфатында чыгыш ясый.
Ул фестивальгә 30 июньдә киләчәк. Эмир Кустурица чын күңеленнән, акцент белән булса да, рус телендә видео аша мөрәҗәгать җибәргән иде. Анда: «Сәлам, дуслар, сезне «Алабугада җәйге кичләр» дә Шишкин буаларында көтәм, шәп булачак», – диелә.