Татар милли хәрәкәте активисты Рәфис Кашаповка "Одноклассники"дагы постлары өчен административ эш ачканнар
Аны “ят агент” эшчәнлеге тәртипләрен бозуда гаеплиләр. Кашапов быел апрельдә “Одноклассники”дагы сәхифәсендә “ят агент” тамгасы белән тамгаламыйча хәбәр чыгарган. Башка язмаларын да тиешенчә тамгаламаган, дип саныйлар полициядә.