Бүген Татарстанда явым-төшемсез һәм эссе һава торышы көтелә
Бүген, 29 июньдә, Татарстанда элегрәк урнашкан коры һәм шактый эссе һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшем көтелми, дип искәртә метеорологлар.
Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 2-7 метр тәшкил итәчәк. Көндез исә республикада, Казанны да кертеп, аның тизлеге урыны белән секундына 10 метрга кадәр көчәер дип көтелә.
Татарстанда көндез һава температурасы +23..+28, Казанда +25..+27 градус тәшкил итәчәк.
«Татар-информ» агентлыгы атна ахырында Татарстанда яшенле яңгыр явачагы һәм температураның күтәрелүе дәвам итәчәге хакында элегрәк хәбәр иткән иде.