Чечня Республикасы журналистлары Болгар тарихи-археологик комплексы белән танышты
Чечня Республикасы журналистлары Татарстанның истәлекле урыннары буйлап пресс-тур кысаларында республика белән танышуын дәвам итә. Бүген делегация ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелгән Болгар тарихи-археологик комплексында булды. Бу хакта «Грозный-информ» агентлыгы хәбәр итә.
Фото: © https://www.grozny-inform.ru/
Болгар тарихи-археология тыюлыгы – XIII–XIV йөз уртасындагы болгар-татар архитектурасы һәйкәлләреннән торган комплекс. Урта гасыр Идел буе Болгар дәүләтенең башкаласы Идел буенда, аңа Кама елгасы койган урыннан көньяктарак урнашкан булган. Ансамбльнең төп һәйкәлләре: Җәмигъ мәчете, Кече манара, Хан төрбәсе һәм мавзолейлар.
Фото: © https://www.grozny-inform.ru/
Биредә шулай ук атаклы Ак мәчет һәм «Ислам динен кабул итү» мәчете рәвешендә төзелгән музей комплексы урнашкан, ул 922 елда Идел буе болгарлары тарафыннан мөселман динен кабул итүне символлаштыра. Комплекс бинасында дөньяда иң зур басма Корьән китабы саклана.
«Беренче чиратта, татар халкының кунакчыллыгын билгеләп үтәсем килә. Әлбәттә инде, миндә җирле архитектура – Казанныкы да, Болгардагы безнең көннәргә кадәр сакланган борынгы корылмалар да – зур тәэсир калдырды. Шулай ук республиканың бай тарихын һәм борынгы традицияләр белән үрелгән бүгенге атмосфераны да билгеләп үтәсем килә. Боларның барысы да сокландыра һәм уңай хис-кичерешләр уята», - диде «Грозный» Чечня дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәрчесе Нур-Мөхәммәд Йосыпов.
Фото: © https://www.grozny-inform.ru/
Ул җирле халык һәм төбәкнең туристик потенциалы белән танышу мөмкинлеге тудырганы өчен ТР Туризм буенча дәүләт комитетына рәхмәт әйтте.
Болгар музей-тыюлыгының музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге фәнни хезмәткәре Ринат Ваһапов «Грозный-информ» агентлыгына белдергәнчә, чечен һәм татар халкының тарихы һәм мәдәнияте күп яктан охшаш, шуңа күрә аларны тугандаш халыклар дип санарга мөмкин.