Чаллыда Түбән Кама ГЭСы күпере ачылды
Түбән Кама ГЭСы күперендә бөкеләр бетте. Казанга таба юл ачык. Бу хакта «Автомобиль юллары предприятесе» директоры Марат Анисимов хәбәр итте дип яза «Шәһри Чаллы» газетасы.
«Ремонт эшләре 10 июльдә тәмамланырга тиеш иде. Мэр Наил Мәһдиев соравы буенча төзекләндерү эшләрен 11 көнгә иртәрәк тәмамладык. Асфальт-бетон катламының өске өлешен тулысынча ясадык, яңгыр коеларын яңарттык, ярыкларны ямадык. Эшчеләр бер ялсыз, 2 смена буенча хезмәт куйды», – диде Марат Анисимов.
Җитәкче эшчеләргә хезмәте өчен, машина йөртүчеләргә сабырлыклары өчен рәхмәтләрен җиткерде, диелә хәбәрдә.