Рөстәм Миңнеханов «Алабугада җәйге кичләр» фестивален карарга чакыра
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Алабугада җәйге кичләр» фестивалендә булды. Бу вакыйганың фотоларын ул үзенең телеграмм-каналына язылучыларына күрсәтте.
«Җәйге күңелле кичне Алабугада үткәрәбез. Биредә ел саен үткәрелә торган «Алабугада җәйге кичләр» халыкара фестивале ачылды. Килегез, алдагы өч көндә яхшы музыка күп булачак!» - дип язган фотолар янына Татарстан җитәкчесе.
Исегезгә төшерәбез, бәйрәм 29 июньнән 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Кунакларны республиканың танылган коллективлары башкаруында классик әсәрләр һәм танылган артистлар чыгышлары көтә.
Музыкаль бәйрәм республикада инде алтынчы ел уза һәм меңләгән классик музыка сөючеләрне җыя. Узган ел фестиваль мәйданчыгына 40 меңнән артык кеше килгән иде.
- Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Алабугада җәйге кичләр» V Халыкара музыка фестивален ачу тантанасында булды, дип хәбәр иткән идек.