Чаллыда югалган 13 яшьлек кызны тапканнар
Чаллыда узган якшәмбе көнне югалган 13 яшьлек кызны тапканнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, узган якшәмбе кыз 56/15 адресы буенча өйдән чыгып киткән. Шул вакыттан бирле аның кайда булуы турында берни дә билгеле түгел.
25 июньдә югалган 16 яшьлек кызны эзләү дәвам итә. Кыз Чаллыда, Кече яки Зур Шильнеда, «Восход» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә булырга мөмкин. Аны күрүчеләр булса, 112 номерына шалтырату сорала.