Думада хәрби операциядә һәлак булганнарның ипотекасын түләү буенча закон проекты кертелде
Дәүләт Думасына махсус хәрби операция үткәрү зонасында һәлак булган хәрбиләр өчен дәүләт тарафыннан ипотеканы түләү турында закон проектын карауга керттеләр.
Һәлак булган очракта хәрби хезмәткәрнең ипотека буенча йөкләмәләре вәкаләтле орган - Россия хәрби ипотекасы тарафыннан үтәләчәк.
Дәүләт Думасының Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов закон проекты авторларының берсе. Ул үз чыгышында әлеге инициатива Хөкүмәт комиссиясе тарафыннан инде хупланганлыгын белдерде.
Шулай ук закон проекты авторлары арасында Картаполовның комитет буенча урынбасары Андрей Красов, Дәүләт Думасы Финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков, палатаның Финанс базары комитеты рәисе урынбасары Юрий Швыткин һәм Халыкара эшләр комитеты әгъзасы Зелимхан Муцоев бар.