Сызрань шәһәрендә Сабан туе 1 июльдә була
1 июльдә 11.00 сәгатьтә Самара өлкәсенең Сызрань шәһәре Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында Сабан туе бәйрәме була. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Күпмилләтле Сызрань каласында Сабан туе 1993 елдан бирле үткәрелә һәм ул гомумшәһәр бәйрәменә әверелде, ди оештыручылар.
Бәйрәм программасына Сызрань шәһәре, Татарстанның Биектау районы һәм Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы иҗат коллективлары чыгышы, билбау көрәше, армрестлинг, милли уеннар, ярминкә сәүдәсе, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе кергән.
«Бәйрәмгә рәхим итегез һәм якыннарыгызны да чакырыгыз!» - диелә хәбәрдә.