Казанның “Салават күпере” торак комплексындагы балалар бакчасында җир убылганнан соң җинаять эше ачканнар
Балалар бакчасы биләмәсендә җир 2022 елның ноябрендә убылган. Бакча мәйданчыгындагы 45нче йорт җир астына киткән. Шул вакыттан соң убылган урынны берничә тапкыр күмгәннәр, ә бакчаны тикшеренүләр уздырган вакытка ябып торганнар. Хакимиятләр моны карст күренешләре белән аңлата.