Миңнеханов 9 кешегә «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» исемен бирде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның тугыз кешесенә атказанган икътисадчы исемен бирде. Указ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.
«Финанс-икътисади эшчәнлектәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен», – дип күрсәтелгән документта.
Мактаулы исемгә «Казан» халыкара аэропортының финанс директоры Эльмира Галәмова, «Гамәли оптика дәүләт институты» фәнни-җитештерү берләшмәсенең финанс-килешү идарәсе башлыгы Андрей Козихин, спорт министрлыгының үзәкләштерелгән бухгалтерия җитәкчесе урынбасары Марат Сәлахетдинов, ТР Финанс министрлыгының Казначылык Департаменты территориаль бүлекчәсенең социаль өлкәне финанслау бүлеге башлыгы Виктория Хөснетдинова һәм башкалар лаек.