Казанның Карл Маркс урамындагы бер бинасына татар гаиләсе рәсеме ясалды
Казанда Карл Маркс урамындагы 6нчы йорт диварында яңа граффити барлыкка килде. Анда татар милли костюмнарындагы гаилә рәсеме: ана сабыен йоклата, ә өлкән улы тәрәзә янында утыра һәм басуда гаилә башлыгының ничек эшләвен күзәтә.
«Рәсемдә татар милли киемнәре кигән гаилә сурәтләнгән, ә дивар кырыенда элек һәр татар йортында булган сандыклар урнаштырылган», – диелә республика башкаласы мэриясенең телеграм-каналында.
Автор - танылган урам рәссамы Рөстәм Qbic. Ул эшнең нигезендә гаилә кыйммәтләре, мәдәни код турында уйланулар бар һәм өлкәннәрнең зирәклеге буыннан-буынга тапшырылачак дигән өмет ята, дип уртаклашты.