Актаныш районы табибларына Россия Федерациясе бүләкләре тапшырылды
Сәламәтлек саклау системасында күпьеллык фидакарь хезмәтләрен бәяләп районкүләм медицина хезмәткәрләре көнендә Актаныш районы медицина хезмәткәрләренә Россия Федерациясе бүләкләре тапшырылды. Бу хакта «Актаныш-информ» сайты яза.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Иске Богады авылы фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Сәрия Гыйльфановага Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының Мактау грамотасын тапшырды.
Шулай ук сәламәтлек саклау системасында яхшы һәм намуслы хезмәтләре өчен Татар Ямалысы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Гөлсинә Хафизовага һәм район үзәк хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлеге палата шәфкать туташы Миләүшә Сәетгәрәевага Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте белдерелде, диелә хәбәрдә.