Азнакайга Татарстан районнарыннан ЗАГС җитәкчеләре җыелды
Азнакай районында Татарстанның ЗАГС органнары җитәкчеләренең республика күчмә утырышы узды. Бу хакта «Азнакай» газетасы яза.
Утырыш Татарстанда гражданлык актларын дәүләт теркәвен камилләштерү мәсьәләләренә багышланган иде. Киңәшмәнең пленар өлеше районның ЗАГС бинасында булды. Кунакларны Азнакай җирендә сәламләп район башлыгы Марсель Шәйдуллин җирлегебездә яшәүчеләрнең бүгенге көн сулышы, соңгы вакыттагы үзгәреш-яңарышлар белән таныштырды, ЗАГС бүлегенең районның иҗтимагый тормышындагы эшчәнлеге турында сөйләде.
ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина сүзен азнакайлыларның ачык йөзле, кунакчыл һәм тырыш, бердәм булуларын әйтеп башлады, күчмә утырышны уздыруда мөмкинлекләр тудырган, яхшы каршылаган өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Район башлыгы Марсель Шәйдуллинга, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Хәсәновага Рәхмәт хатлары тапшырды.
Азнакай районының мәдәният хезмәткәрләре кунакларга төрле дәверләрдәге туй йолаларын, гаиләдә балалар тәрбияләүгә багышланган күргәзмә, тамашаларны, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең кече Сабантуй күренешләрен, Бөек Җиңүгә багышланган тантаналы чыгыш күрсәтте, диелә хәбәрдә.