Биолог саранчаның Татарстанга һөҗүм итү куркынычын бәяләде
Саранчаның Татарстанга һөҗүм итү ихтималы бар, әмма республика корткычлар белән көрәшергә әзер. Биология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Николай Шулаев «Татарстан-24» телеканалына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
Ул искәртеп узганча, саранча республикага «очып килеп җитәрме» дигән сорау дөрес түгел. Әлеге бөҗәкләр Татарстанның бөтен территориясендә диярлек очрый – бары тик берничә төньяк район гына искәрмә булып тора. Ул ачык киңлекләрдә: болын, урман аланнары, далаларда яши.
«Көньяк районнарда саранча шактый күп. Шул сәбәпле, Алексеевск һәм Әлки районнарында химик эшкәртүләр үткәрдек», - диде Шулаев.
Ул республикада корткычлар һөҗүменә ничек каршы торырга икәнлеген беләләр дип ышандырды.
«Без саранчаны яхшылап өйрәндек һәм әле узган гасырның 30нчы елларында ук аңа каршы көрәш башланды. Аның үрчүе мөмкин булган районнар билгеле инде. Иң мөһиме, канатсыз личинкаларның зур бөҗәккә әверелү вакытын кулдан ычкындырмау», - диде белгеч.
Элегрәк ул парсыз ефәк күбәләгенең соңгы 20 ел эчендәге иң зур һөҗүме турында сөйләгән һәм татарстанлыларның җимеш агачларын күбәләк кортыннан ничек саклый алуын аңлаткан иде.