Төркиядә 3,5 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән
Төркиянең Кахраманмараш провинциясендә 3,5 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән. Илнең табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү идарәсе (AFAD) Twitter социаль челтәрендә шул хакта хәбәр итә.
Ведомство хәбәреннән күренгәнчә, җир асты селкенүләре җирле вакыт белән 15.04 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән туры килә) Нурхак районында теркәлгән.
Җир тетрәү үзәге 7,01 километр тирәнлектә урнашкан.
6 февральдә Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы Кахраманмараш провинциясендә тугыз сәгать интервал белән 7,7 һәм 7,6 магнитудалы көчле җир тетрәүләр булды. Җир асты селкенүләре илнең 11 провинциясендә һәм күрше дәүләтләрдә, шул исәптән Сириядә дә сизелде. Төркия Хөкүмәте аны «гасыр фаҗигасе» дип атады. 6 февральдә Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы җир тетрәү вакытында һәлак булучылар саны 50,5 мең кешегә җиткән, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.