Рөстәм Миңнеханов мукшы һәм эрзя телләрендә «Валда Шинясь» бәйрәме белән котлады
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстанның Тәтеш районында «Валда Шинясь» - мордва мәдәнияте бәйрәме узуын искәртте. ТР җитәкчесе Кемероводан (ул анда Федераль Сабан туенда катнаша) халык бәйрәмендә катнашучыларны һәм кунакларны тәбрик итте.
«Безнең күпмилләтле Татарстанда халык бәйрәмнәре күп! Бүген Кемеровода Сабан туе узса, Тәтеш районында мордва халкының «Валда Шинясь» бәйрәмен билгеләп үтәләр. Ила мархта! Покш чи марто тынк!», - дип язган Миңнеханов үзенең телеграм-каналында.
Соңгы ике җөмлә эрзя һәм мукшычадан (алар Мордовиядә рус теле белән беррәттән дәүләт телләре булып тора) «бәйрәм белән» дип тәрҗемә ителә.