Әлмәттә Mercedes һәм «Нива» автомобильләре бәрелешкән, ике кеше зыян күргән
Әлмәттә ике автомобиль бәрелешкән, ике кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына авариянең шаһитлары хәбәр итте.
Юл һәлакәте кичә Әлмәт шәһәренең Ленин һәм Фәхретдинов урамнары чатында кичке унынчы яртылар тирәсендә килеп чыккан.
Авариянең шаһитлары агентлыкка хәбәр иткәнчә, биредә Удмуртия Республикасыннан килгән Mercedes автомобиле һәм «Нива» машинасы юлны бүлешә алмаган.
Нәтиҗәдә, Россия автомобиле юлга аркылы баскан, ә чит ил машинасы юл читенә чыгып киткән.
«Юл һәлакәтендә ким дигәндә ике кеше зыян күргән. Аларның берсе – карап торышка 25-30 яшьләрдәге хатын-кыз. Аны табиблар хастаханәгә алып китте», - дип хәбәр итте агентлыкка авариянең шаһитлары.