Шаһитлар Татарстан юлында авария аркасында ут капкан фураны видеога төшергән
Татарстан юлында авария аркасында йөк машинасына ут капкан.
Бүген социаль челтәрләрдә шуның видеосы чыкты.
Республика Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, юл һәлакәте М7 трассасының 869нчы километрында булган.
Volvo автомобиленең йөртүчесе тиешле дистанция сакламаган һәм алда барган Opel машинасына килеп бәрелгән.
Табиблар җиңел машинада барган пассажирларны караганнан соң өйләренә кайтарып җибәргән.