Лениногорскида балалар янгын сүндерү бүлегендә экскурсиядә булды
Лениногорскиның 27 нче балалар бакчасына йөрүче балалар 66 нчы Янгын сүндерү частендә экскурсиядә булды. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы яза.
«27 нче балалар бакчасында балаларга янгын куркынычсызлыгы турында һәрдаим сөйләп һәм аңлатып торабыз. Ләкин сөйләү бер, ә үз күзләрең белән күрү бөтенләй башкача ул. Балалар барысын да үз күзләре белән күреп, куллары белән тотып карасын өчен экскурсиягә килдек», – дип сөйләде кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Наталья Киселева.