Шәмәрдәндә балалар өчен дини Сабантуй узды
Саба районының Шәмәрдән бистәсендә балалар өчен дини Сабантуй узды. Бу хакта «Саба таңнары» гаетасы яза.
Мондый бәйрәмне биредә 2016 елдан башлап ел саен уздыралар. Бәйрәм чама белән 500ләп балага әзерләнә. Быел да әлеге чарага башка авыллардан, хәтта күрше районнардан да килүчеләр булган. Бик күп кеше, эшмәкәрләр ихлас күңелдән иганә ярдәме күрсәткән. Бәйрәмне быел да танылган шоу-мен Гамил Нур алып барган.
Мәйданда балалар өчен бик күп тәм-томнар әзерләнгән, бушлай гына туңдырма, хот-дог, баллы мамык, поп-корн өләшкәннәр. Пылау, коймак белән сыйлаганнар. Балалар төрле кызыклы уеннарда, милли ярышларда күңел ачкан. Коръән сүрәләре уку буенча да бәйге оештырылган, күп сүрә белүчеләргә бүләкләр, акчалата конвертлар тапшырып сөендергәннәр.
Бәйрәм салют белән тәгәлләнгән, диелә хәбәрдә.