Красноярск Җәмигъ мәчетенә гает намазына 25 меңгә якын мөселман җыелган
28 июньдә бөтен дөньяда яшәүче мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Күркәм гадәткә кергәнчә, дин тотучылар Красноярск шәһәре Җәмигъ мәчетенә иртәннән үк килә башлады. Быел Красноярск крае мөфтие Гаяз хәзрәт Фәтхуллин Мәккәгә хаҗ кылырга китү сәбәпле, бәйрәм намазын Красноярск крае мөселманнары Бердәм Диния нәзарәте имам-мөхтәсибе Рафаэль Миндубаев үткәрде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәчеткә мөселманнарны котларга Красноярск шәһәре һәм крае хакимияте вәкилләре дә килгән иде, диелә хәбәрдә.
Быел гает намазына 25 меңгә якын мөселман җыелды. Алар якын-тирә ишегаллары һәм газоннарда гына түгел, шәһәр транспортының алдагы тукталышына кадәрге тулы бер мәйданчыкта урнашты. Мәчеткә йөрүчеләр әйтүенчә, дин тотучылар елдан-ел арта һәм Красноярскида тагын бер Аллаһ йорты төзергә кирәклеге ныграк сизелә.