Россиялеләргә дачада күршеләр рөхсәтеннән башка нәрсә төзергә мөмкин булуын искәрттеләр
Мәскәү өлкәсе Бакчачылар берлеге рәисе һәм Дәүләт Думасы («Бердәм Россия») депутаты Никита Чаплин РИА Новости агентлыгына дачада күршеләр ризалыгыннан башка нинди корылмалар төзергә мөмкин икәнлеге хакында сөйләде.
«Күршенең коймасы янында дүрт катлы зур йорт салып булмаячак. Нормалар нигезендә, дачада йортлар һәм башка корылмалар төзегәндә, катлар саны һәм араның күпме булырга тиешлеге турында кагыйдәләр бар. Әлеге темага законда күрсәтелгән берничә мөһим кагыйдәне үтәве бик җиңел: сезнең участок территориясендәге барлык корылмалар да 20 метрдан биегрәк, ягъни өч каттан да артыграк булмаска тиеш. Хәтта сезнең корылма әлеге нормаларга туры килеп тә, ул күршенең кишәрлегенә күләгә төшерә икән (бу шулай ук агачларга да кагыла), аның судка бирергә хакы бар», - диде Чаплин.
Нормативлар нигезендә, торак йорттан күрше участок чикләренә кадәр ара – өч, терлек абзарына һәм биек булып үсә торган агачларга кадәр дүрт метрдан да ким булмаска тиеш, дип искәртте ул.
«Дөрес тотылмаган койма һәм мунча яки сарайның чыгып торган стенасы да еш кына күршеләрне судка илтеп җиткерә. Шунлыктан күршеләргә комачау итү ихтималы булган корылма торгызыр алдыннан алардан рөхсәт соравың һәм моны язма рәвештә беркетүең хәерле. Шулай булмаган очракта, суд кагыйдә бозучыга штраф кына салып калмыйча, корылманы сүтү турында карар да чыгара ала», - диде Чаплин.
Ул яңа корылма хуҗаларына саграк булырга кирәклеген әйтте. 15 ел элек төзелгән йортларны сүттермәсәләр дә, штраф түләргә мәҗбүр итәчәкләр, дип өстәде депутат.
«Димәк, күршеләр рөхсәтеннән башка сез биеклеге һәм күрше кишәрлеккә кадәрге арасы тиешле нормага туры килгән, шулай ук күрше бакчага күләгә төшерми торган корылмалар төзи аласыз. Сак булыгыз һәм күршеләр белән низагка кермәгез», - дип искәртте Чаплин.