Саратов шәһәрендә Корбан бәйрәме уңаеннан теләгән һәркемне пылау белән сыйладылар
Корбан бәйрәменең икенче көнендә Саратов шәһәренең Ислам комплексы ишегалдында теләгән һәркемне пылау белән сыйладылар. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Корбан бәйрәме – 2023» махсус комиссиясендә хәбәр итүләренчә, Корбан гаете көннәрендә ел саен теләгән һәр кешегә сый-нигъмәттән авыз итү мөмкинлеге тудырыла. Күркәм гадәткә тугры калып, бу юлы да зур казанда корбанга чалынган терлек итеннән пылау пешергәннәр иде. Саратов Җәмигъ мәчетенә килгән һәркем аннан авыз итте.
Шул тирәдән үтеп баручы шәһәр кунаклары, Ислам комплексы янында яшәүче һәм эшләүче кешеләр дә мөселманнар белән бәйрәм шатлыгын уртаклашты. Алар мөселманнарны бәйрәм белән котлады һәм тәмле пылау белән сыйлаган өчен рәхмәт әйтте.