Зәйдә комбайннар парады булды
Зәй районының комбайнчы-механизаторлары «Урып-җыю-2023»кә әзерлекләрен белдереп техникаларын комбайннар парадына алып чыкты. бу хакта «Зәй хәбәрләре» газетасы яза.
Традиция буенча һәр елны урак башланыр алдыннан аграрийлар комбайннарны тикшереп карау чаралары үткәрә. Быел исә ул игеннәрнең тиз өлгерүенә карап гадәттәгедән иртәрәк оештырылды, чөнки басуларның өлгерүенә карап игенчеләр уракка да керешергә мөмкин.
Агымдагы ел урып-җыю чорында аграрийлар алдында барлыгы 38,5 мең гектар мәйданда бөртеклеләр, 18 мең гектарда техник культуралар (шуның 8,8 мең гектары шикәр чөгендере) җыйнау бурычы тора. Комбайннарның әзерлеген район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы белгечләреннән торган комиссия күзәтте. Иң беренче комбайннар парады «Восток» агрофирмасыннан башланды. Биредә агрофирма кырларына быел 14 комбайн чыгачак. Аларга 11,3 мең гектар мәйданда бөртеклеләрне җыйнау йөкләнә.
Зәйлеләр уракка якындагы атнада чыгарга планлаштыра, бу исә кайсы басуның ничек өлгерүенә карап хәл ителәчәк, диелә хәбәрдә.