Түбән Камада яшәүчеләр фототерапиядә катнашты
Түбән Камада яшәүче унбиш кеше «Химия была, но мы расстались» бөтенроссия проекты кысаларында шәһәр студияләренең берсендә уздырылган фотосессиядә катнашты. Бу хакта Түбән Кама районының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Проектта сигез ел онкология белән көрәшүче Елена Мусаева да катнашкан. Авыру сәбәпле, аңа инспектор эшен калдырырга туры килә, ләкин хатын-кыз онкопациентлар һәм аларның гаиләләре өчен зур рухи көч таба. Ул Түбән Каманың «Мы вместе – Без бергә» бүлеген җитәкли.
«Кеше беренче тапкыр диагнозын ишеткәч, бу аның өчен зур тетрәнү була. Аның ялгыз калмавы, сәламәтләнү юлына басуы мөһим», – ди ул.
Проект 2021 елда башланды. Ул Татарстанда «Татнефть» ярдәме белән гамәлгә ашырыла, якын арада түбәнкамалыларга Әлмәт һәм Казаннан да катнашучылар кушылачак.
«Бергәләп күп кешегә булышу һәм рак хөкем түгеллеген исбатлау өчен җәмгыять төзергә телибез. Шулай ук кешеләрне үз сәламәтлекләренә игътибарлы булырга чакырабыз», – дип аңлата «Химия была, но мы расстались» проектының үсеш һәм коммуникацияләр буенча директоры Галия Кәлимуллина.
Барлык фотосессия тәмамлангач, шәһәрләрдә фотокүргәзмәләр узачак, шулай ук эшләрне проект сайтында да күрергә мөмкин булачак, диелә хәбәрдә.