Нефтеюганск шәһәрендә «Йөрүзән» татар-башкорт оешмасы Корбан гаетен бәйрәм итте
Нефтеюганск шәһәрендә яшәүче татарлар милли үзәктә Корбан гаете бәйрәме уздырды. Бу турыда Сургут татарлары ВКонтакте челтәрендә хәбәр итте.
«Нефтеюганск шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез, «Йөрүзән» татар-башкорт оешмасы активлары Корбан гаете бәйрәменә җыелды. Бәйрәм башка милләт вәкилләре белән бергә уздырылды», диелә хәбәрдә.
Бәйрәм кадрларын «Юганск» телеканалы күрсәткән.