Радик Сәлахов Киров өлкәсе Сабан туе батыры булды
Киров өлкәсенең Малмыж шәһәре Сабан туеның абсолют батыры билгеле булды. Ул - Лаеш районыннан Радик Сәлахов.
Сабан туенда бил алышуда 60 спортчы катнашты. «Көне буе барган милли көрәштә иӊ көчлесе ачыкланды. Сабан туе батыры – Радик Сәлахов», - дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Радик Сәлаховка Татарстан Рәисененнән бүләк итеп "Лада Гранта" автомобиле тапшырылды. Батырга машина ачкычларын Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды. Ул батырны җиңүе белән котлап, киләчәктә дә аңа уңышлар теләде.
«Икенче урынга Чаллы шәһәреннән Рәнис Гыйләҗетдинов, өченче урынга Арча шәһәреннән Альберт Ситдыйков лаек булды», - дип котладылар Сабан туе мәйданында.
-
Радик Сирен улы Сәлахов – авыр үлчәм категориясендә көрәшче, төрле ярышларда берничә тапкыр җиңүче. Татарстан чемпионы (2014, 2017, 2018, 2020, 2022), Россия чемпионы (2015, 2022, 2023), билбау көрәше буенча дөнья чемпионы (2022, 2023).ХXIII Федераль Сабан туе батыры (2023) , III Халыкара шахтерлар Сабан туе батыры (2023), билбау көрәше буенча спорт мастеры.