«Самар татарлары» журналы мөхәррире: Халкыбызны саклап калу өчен барысын да эшлик
«Самар татарлары» журналының икенче саны дөнья күрде. Ул апрель аеннан бүгенге көнгә кадәр Самара күпмилләтле төбәгендә булган вакыйгаларны яктырта. Журналның мөхәррире Данияр Сәйфиев кереш сүзендә халкыбызны, телебезне сакларга чакыра. Бу турыда «Самар татарлары» сайтында хәбәр ителә.
«Алдагы саннардагы язмалар кебек үк, милли мәдәният, татар теле, гореф-гадәтләребезгә сакчыл караш зарурлыгы турында мәкаләләр циклы сезне уйланырга мәҗбүр итәр дип өметләнәм. Чөнки, милләтне саклау мәсьәләсе, кызганычка каршы, көннән-көн актуаль була бара»,— дип яза «Самар татарлары» журналы мөхәррире Данияр Сәйфиев.
Ул татар телендә сөйләшү кирәклеген искәртә. «Балаларыгыз, оныкларыгыз белән нинди телдә сөйләшүегез турында уйланыгыз әле һәм бу теманың буш сүз булмавын аңларсыз. Алдагы буыннар туган телебездә сөйләшәчәкме, халкыбыз җырларын җырлаячакмы, татар шигырьләрен укыячакмы – ул һәрберебездән тора. Әйдәгез, бу хакта онытмыйк һәм халкыбызны саклап калу өчен мөмкин булганның барысын да эшлик», – ди ул.
Журналда Рамазан бәйрәме, «Мирас» татар фестивале хакында язмалар бар. Басманың бер өлеше табибларның һөнәри бәйрәменә багышлана.
Данияр Сәйфиев күренекле җәмәгать һәм фән эшлеклеләре, күп балалы татар гаиләләре, авыл хезмәтчәннәре, талантлы һәм иҗади яшьләр белән танышырга чакыра, «Журналны укыгыз, безнең белән булыгыз. Ә без, үз чиратыбызда, аны киләчәктә дә шундый ук кызыклы һәм файдалы итәргә тырышырбыз»,— ди ул.