Дүшәмбе көнне Татарстанда томан, көчле җил һәм 29 градуска кадәр эсселек көтелә
Дүшәмбе төнендә Татарстанда томан төшәчәк, дип кисәтә Татарстан Гидрометеорология үзәге.
Көндез яшенле, кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Көчәйгәндә җил тизлеге 15-18 м/с җитәргә мөмкин.
Һава температурасы төнлә 11-16 градус җылы булачак, көндез исә термометр баганасы 24-29 градуска кадәр күтәреләчәк.