Актанышның 45 комбайнчысына район башлыгы махсус бүләк тапшырды
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев җитәкчелегендәге экспертлар төркеме комбайннар җыелган тугыз ноктада булып һәр техниканың әзерлеген тикшерде. Бу хакта «Актаныш-информ» сайты яза.
План буенча әзерләнгән 85 комбайн да парадта тәкъдим ителде.
Шуларның 45е сынауны үтеп, хуҗалары район башлыгының премиясенә лаек булды. Комбайнчыларга традиция буенча акчалата бүләкләрне район башлыгы Ленар Зарипов тапшырды.
Карау барышында комбайнның ургычлары, бөртеклеләрнең сабаклары кыска булып үскәнгә комбайннарның планкаларын тиешле биеклеккә кую, бөртекләр вак булу сәбәпле коелмаслык итеп герметизацияләү, барабан һәм җиллек әйләнешләре тикшерелде.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев комбайннар карауга гомуми нәтиҗә ясап район хуҗалыкларының урып-җыюга әзер икәнлекләрен әйтте. Бигрәк тә «Нур» хуҗалыгы, «Чәчер» ЯАҖ барлык комбайннарын да төзек хәлдә һәм зур хәстәрлек белән урып-җыю компаниясен каршылый, диелә хәбәрдә.