Чаллы курчак театры Илгиз Зәйниев куйган спектакль белән Тольятти фестивалендә катнашты
Чаллы дәүләт курчак театрының Мольер әсәре буенча Илгиз Зәйниев куйган «Скупой» спектакле Тольяттида узган «Куксъезд» курчак театрлары фестиваленең махсус дипломына ия булды. Жюри театрның перчаткалы курчаклар белән эшләүдә режиссерлык һәм башкару сәнгатен билгеләп үткән.
- «Куксъезд» бөтенроссия курчак театрлары фестивале Тольяттида 26 июньнән 2 июльгә кадәр үтте. Фестивлаь Тольятти курчак театрының 50 еллыгына багышланган.
- Фестивальдә Мәскәү, Тула, Брянск, Владимир, Ульяновск, Йошкар-Ола һәм башка курчак театрлары катнашкан.