Татарстанда социаль ярдәм мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы уза
3 июльдән 7 июльгә кадәр Татарстанда социаль ярдәм мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәкләр. Очрашуларны «Бердәм Россия» партиясенең төбәк һәм җирле җәмәгать кабул итү бүлмәләре оештыра.
3 июльдә, 12:00 сәгатьтә, партиянең «Вконтакте»дагы аккаунтында «Гражданнарның ОМС полисы буенча медицина ярдәмен алу хокукы» темасына онлайн-трансляция узачак. Спикерлар сыйфатында Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды вәкилләре чыгыш ясаячак. Эфир тәмамлангач, экспертлар халыкны кабул итәчәк.
4 июльдә, 10:00 сәгатьтә, РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге вәкиле дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары эше турында сөйләячәк, ә 15:00 сәгатьтә «Социаль эшкуарлык: бу ничек эшли» темасына туры эфир башлана. Модератор буларак Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина чыгыш ясаячак. Фикер алышуда ТР Икътисад министрлыгы, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләр үзәге, инновацион үсеш идарәсе (КФУ) һәм «Опора России» ҖЧҖ вәкилләре катнашачак. Трансляция тәмамлангач, экспертлар гражданнарны кабул итәчәк.
Төбәк иҗтимагый кабул итү мәйданчыгында 4 июльдә РФ Дәүләт Думасы депутатлары Айдар Метшин (15:00 сәгатьтә) һәм Максим Топилин (17:00 сәгатьтә), 5 июльдә — Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев (10:00 сәгатьтә) халыкны кабул итәчәк.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә, шулай ук Белгород өлкәсеннән килүчеләргә ярдәм чаралары турында 6 июльдә узачак туры эфирда сөйләячәкләр, трансляциядән соң гражданнарны тематик кабул итүләр оештырылачак.
7 июльдә, 10:00 сәгатьтә, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев, РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге һәм СОС (Ярдәм) социаль үзәге вәкилләре социаль мәсьәләләр буенча кайнар линия үткәрәчәк. Татарстанлылар белән элемтәгә 16:00 сәгатьтә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский да чыгачак.
Тематик кабул итүләргә алдан язылу оештырыла. Мөрәҗәгать калдыру һәм өстәмә мәгълүматны 8 843 238 1000 телефоны буенча алырга мөмкин. Татарстанлылар үз сорауларын WhatsApp (8-987-205-00-63), 8-800-201-16-00 («Минем депутат» порталы) телефоны һәм op@tatarstan.er.ru электрон почтасына җибәрә ала.