Казандагы бакчачылык ширкәтендә чыккан янгында ике кеше һәлак булган
Казанның Тынычлык бистәсендәге «Каенлык» бакчачылык ширкәтендә йорт янган. Бу хакта «Татар-информ»га шунда яшәүчеләр хәбәр итә.
Фото: © шаһитлар
«Агач бакча йорты янды, янгынның мәйданы 36 квадрат метр тәшкил итте», – дип сөйләделәр «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Фото: © шаһитлар
Урында ике янгын сүндерү машинасы һәм бер ашыгыч ярдәм машинасы эшләгән.
23.20 сәгатьтә янгынны сүндерүгә ирешәләр. Янгын урынында ике һәлак булган ир-атның мәетен табалар. Үлүчеләрнең берсе участок хуҗасы, диелә.