Пермь краенда Бөтендөнья татар конгрессы кубогына стритбол буенча ярышлар узды
Пермь крае Барда авылында Бөтендөнья татар конгрессы кубогына стритбол буенча ярышлар булып узды. Барлыгы 22 команда катнашты.
Турнир нәтиҗәләре буенча, кызлар командалары арасында беренче урынны Барданың 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Чемпионка» командасы, икенче урынны Куземьяров мәктәбе командасы, өченче урынны Бичурин мәктәбе командасы алды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
2005-2007 елгы егетләр арасында беренче урынны Куземьяров мәктәбе командасы, икенче урынны Барда мәктәбе командасы, өченче урынны Барда гимназияләре командасы алды.
2008-2010 елгы егетләр арасында беренче урынны Барда гимназиясе командасы, икенче урынны Куземьяров мәктәбе командасы, өченче урынны 2 нче Барда урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы алды.
Ир-атлар арасында беренче урынны «Иске мәктәп» командасы, икенче урынны «Столпы» командасы, өченче урынны «Крепкий орешек» командасы алды. Чараның барлык җиңүчеләре һәм призерлары Бөтендөнья татар конгрессы истәлекле призларын һәм кубокларын алды, диелә хәбәрдә.