Миңнеханов кулинар Сталик Ханкишиевтан татар ашлары турында китап язуын сораган
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулинар язучы һәм танылган блогер Сталик Ханкишиевка татар ашлары турында китап язарга заказ биргән. Бу хакта блогер Кама Тамагы районына сәфәре вакытында әйтте, дип яза «Идел таңнары» газетасы.
Сталик Ханкишиев май аенда «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумда катнашуын әйтте.
«Бик теләп сезнең башкалага килдем, урамнарында йөрдем, форумда катнашучылар белән сөйләштем. Казанга үземнең соңгы ике хезмәтемне – «Пылау турында китап» һәм «Чечен ашлары турында китап» алып килдем. Икесен дә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка бүләк иттем. Ул берсен үзенә калдырды, ә чечен ашлары турында китапны үзенең ярдәмчеләренә тапшырды һәм татар аш-сулары турында да шундый ук китап кирәк дип әйтте. Яңа китапка заказны менә шулай алдым», – дигән автор.
Чечен ашлары турында китапны Ханкишиева ике ел әзерләгән. «Кешеләр белән аралаша башлагач, шуны аңладым: минем бурычым – чеченнарга мөнәсәбәтне үзгәртү», – диде кулинар. Аның фикеренчә, ул максатына ирешә алган.
Автор татар ашлары турында яңа китапны да кешеләр тарихы аша тәкъдим итәргә җыена. «Татарстанда аш-су китаплары бик күп, байтак рецептлар инде җыелган, шуңа күрә мин республиканың һәрбер районында булып кызыклы кешеләр табарга һәм алар тарихы аша милли кухня турында сөйләргә телим. Беренче булып мин Кама Тамагы районына килдем. Сезнең җирегез бик бай, матур, монда яхшы кешеләр яши, шулай булгач укучыларыма сөйләр сүзем булачак», – диде Ханкишиев.
- Сталик Ханкишиев — билгеле кулинар, язучы, блогер, телевидение алып баручысы, «Казан, мангал и другие мужские удовольствия» кебек бестселлерлар авторы, күпсанлы премияләр лауреаты. Париждагы Gourmand World Cookbook Awards бәйгесендә «Милли кухня турында 2012 елда чыккан иң яхшы китап» номинациясендә җиңүче. «Гурман: Париж-2013» и «Пекин-2014» («кулинарный Оскар») халыкара бәйгеләрендә ике мәртәбә җиңеп чыккан.