Татарстан Россия Хөкүмәтенең пилотсыз аппаратлар эшләү турында йөкләмәсенә җавап бирде
Пилотсыз аппаратларны проектлау һәм сынау өчен Татарстан инфраструктурасы илдә иң алдынгыларның берсе булып тора. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Рәисенең авиакомплекс буенча ярдәмчесе, техник фәннәр кандидаты Равил Зарипов хәбәр итте.
«Пилотсыз аппаратларны проектлау һәм җитештерүдә Татарстан иң югары дәрәҗәдә иде, һәм безнең пилотсыз аппаратларны кулланып, барлык һава оборонасы чаралары үз мөмкинлекләрен сынап карады һәм сертификатлар алды дип әйтергә була», – дип сөйләде Зарипов.
Ул шулай ук, пилотсыз аппаратлар эшләү һәм җитештерүдә Татарстан конструкторлык бюросы илдә иң борынгысы булып тора, дип билгеләп үтте.
Исегезгә төшерәбез, бүген Россия Федерациясенең беренче вице-премьеры Андрей Белоусов төбәк хакимиятләренә 1 октябрьгә кадәр Росавиация һәм Россия Транспорт министрлыгына пилотсыз аппаратлар эшләү өчен инфраструктура мөмкинлекләре һәм башка шартлар турында хисап бирергә кушты.